Терапевт, кардиолог сүзләренчә, кичкә таба яраткан туфлиләрегез кыса башласа яки тубыкларыгызда оекбаш тирән эзләр калдырса, моның сәбәпләрен эзләргә кирәк, шешенүләр юктан гына барлыкка килми. Шешү күзәнәкара тирәлектә артык күп сыеклык туплану билгесе.
1. Йөрәк (йөрәк җитешсезлеге). Зәгыйфь йөрәк канның хәрәкәтен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәр хәлдә булмый. Ул кан тамырларында, бигрәк тә аякларда тупланып тора. Моның билгесе: шешү кичкә таба арта, ике аякта да симметрияле, тән тиресе суык була. Еш кына сулыш алу авыраю һәм хәлсезлек белән бергә үрелеп бара.
2. Бөерләр (бөер җитешсезлеге, гломерулонефрит). Бөерләр – организмда сыеклык һәм аксымның төп регуляторы. Әгәр алар тиешенчә эшләмәсә, массив, йомшак шешүләр барлыкка килә, алар иртән биттә (бигрәк тә күз астында) ачык күренә, ә аннары кими.
3. Веналар (хроник веноз җитешсезлек). Аяк тамырларындагы клапаннар зәгыйфьләнә, кан өскә начар күтәрелә, торгынлык барлыкка килә. Төп билгесе: шешү, аяклардагы авырлык, тәннең зәңгәрләнүе, варикоз булуы ихтимал.
4. Бавыр (цирроз). Бавыр сыеклыкны кан тамырларында тоткарлаучы аксымнар (альбуминнар) бүлеп чыгара. Алар җитмәсә, сыеклык тукымага чыга. Еш кына корсак шешүе (асцит) белән бергә була.
5. Лимфа системасы (лимфедема). Әгәр лимфа агымы бозылса, тыгыз шешүләр барлыкка килә, алардан котылу авыр. Тире әфлисун кабыгына охшарга мөмкин.
6. Гормоннар (калкансыман биз авырулары). Гипотиреоз вакытында тыгыз «лайлалы» шешүләр (микседема) барлыкка килә, аларга басканда, чокырлар калмый. Бит шешенә, тәненең корылыгы күзәтелә.
7. Дарулар куллану. Кайбер препаратлар (кан басымыннан, гормоннардан, авыртуны баса торган препаратлар) сыеклык тоткарлауына китерә.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев