Төп тема

Баулыда автопарк яңартылган

Баулы районы пассажирлар йөртүче предприятие аеруча ихтыяҗ булган юнәлешләр буенча даими рәвештә пассажирлар йөртергә өч “Газель” сатып алган.

Яңа “Газель”ләр “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт программасы кысаларында “ГТЛК” җәмгыяте аша алынган. Автобусларның һәркайсында 19 утыру бар.

Якын арада Шалты һәм Фоминовка юнәлешләрендә маршрутлар, шулай ук Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләре аша “Баулы – Казан (тимер юл вокзалы)” рейсын ачу планлаштырыла. Казан юнәлешендә йөриячәк автобуста кондиционер бар. Әлеге маршрут буенча юл бәясе 1500 сум булачак.

Яңа маршрутларның төгәл ачылу вакыты район мәгълүмат чараларында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Автобуслар расписаниесе һәм эшчәнлеге белән бәйле барлык сораулар буенча Баулы шәһәре автовокзалының диспетчерлык хезмәтенә 8-987-216-42-48 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 


Нет комментариев