Кеше һәм канун

Баулыда суд ике исерек машина йөртүчегә карата карар чыгарды

Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.

А.Ильясов административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Суд карары буенча ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән, шулай ук 30 000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш.

Р. Сафиуллин административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.8 статьясының 3 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылды. Әлеге маддә исерек хәлдә булган һәм идарә итү хокукы булмаган яки мондый хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчегә транспорт чарасы белән идарә итү өчен җаваплылык каралган. Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд хокук бозучыга ун тәүлеккә кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләде.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ярамавы турында искә төшерә. Исерек килеш автомобиль белән идарә итү иң тупас хокук бозу булып тора, ул хәрәкәттә катнашучыларның: машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя.

Юллардагы иминлек һәркемнең шәхси җаваплылыгыннан башлана!


Нет комментариев