Чара шәһәрнең үзәк мәйданында узды. Акция “Татарстанда җәй” проектының аерылгысыз бер өлешенә әверелеп, гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итте. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге, сәламәтлеге ягыннан чикле балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтә.
Чара бай эчтәлекле концерт программасы белән барды. Балалар өчен иҗади мастер-класслар һәм иң яшь катнашучылар өчен күңел ачу, уен программасы тәкъдим ителде.
Чарага килүчеләргә башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, акция 2007 елдан бирле үткәрелә һәм бу бик кирәкле эш, ул еллар дәвамында районыбыз бердәмлегенең чын символына әверелде.
– Ел саен безнең районда 30-40 бала портфель ала һәм минем хәйриячеләргә: әлеге акциядә актив катнашкан, портфельләр җыярга ярдәм иткән предприятиеләргә, оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, – диде ул.
Матур мәктәп формасы, бантиклар, ак туфли һәм кызыклы билгесезлек – нәкъ менә шундый образда Диана Камалтдинова әнисе белән портфельләр тапшыру тантанасына килде. Рюкзакны алгач та, кызчык зур кызыксыну белән аның эчендәге әйберләрне карый башлады. Диана түземсезләнеп сыйныфташлары белән очрашуны көтүен әйтте, ә мәктәп кирәк-яраклары арасында аңа барыннан да бигрәк ачык төсле фломастерлар ошады.
– Диана – безнең уртанчы балабыз. Аның тагын бер апасы һәм энесе бар, – ди Диананың әнисе Алла Ермолаева. – Ярдәм өчен зур рәхмәт, бүген портфель алдык, анда бөтен кирәкле әйбер бар, хәтта, минемчә, бернәрсә дә сатып алырга да кирәкми. Барысы да булды, без беренче класска барырга әзер!
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” – бу канцелярия кирәк-яракларының гадәти җыелмасы гына түгел. Бу күңел һәм гаиләләр өчен мөһим социаль баскыч, ул безгә Баулының төп байлыгы – кешеләр булуын искәртә.
Нет комментариев