Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр һәр елны диспансеризация үтә ала

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова диспансеризация һәм медицина тикшерүе узуның яңа тәртибен раслау турында сөйләде.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрүнең яңа тәртибе 25 апрельдә Россия Юстиция Министрлыгында теркәлде. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның сүзләренә караганда, яңалык нигезендә, 18 яшьтән башлап Россия гражданнары ел саен профилактик тикшерү, 3 елга бер тапкыр диспансеризация һәм онкоскрининг уза ала.

Шулай ук, Скворцова 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен массакүләм тикшерү үтү мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үтте.

Моңа кадәр Дмитрий Медведев 40 яшьтән узган Россия халкына диспансеризация өчен ел саен ял көне бирүне йөкләве хәбәр ителгән иде.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/28/185392/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев