Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исергәп мәчетендә янкорма төзелеше башланды

Бүгенге көндә Баулы районында унбиш мәчет бар. Аларның барысы да халыкка хезмәт күрсәтә. Авыл җирләрендәге мәчетләрдә дә яңарту, төзү эшләре башкарылып тора. Шундый эшләрнең берсе Исергәп авылы мәчете тирәсендә дә бара.

Биредә тиздән уку бүлмәләре, тәһарәтханә булыр, дип өметләнәләр. Мәчет янында янкорма ясау теләге моннан ике ел элек барлыкка килгән. Аны төзү эшләренә авыл мәчетенә йөрүче аксакаллар бергә киңәшләшеп тотынганнар.

“Авылыбызга килеп керү белән, мәһабәт мәчет бинасы күзгә ташлана. Балалар бакчасы, мәктәп, мәчет кебек биналар – авыл күрке, авыл җирлегенең йөзе, – дип сөйләде безгә Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Мәчетебез федераль трасса буенда кала, шунлыктан безгә бихисап сәфәрчеләр, кайвакыт кызыксынган турист-юлчылар туктала. Киләчәгебез дә өметле, иншалла, яшьләр, балалар һәрвакыт килә. Барлык таләпләргә туры килер өчен, безгә тәһарәтханә, ягъни юыну бүлмәсе булдыру зарур. Шулай ук балаларга һәм абыстайларыбызга аерым уку бүлмәләре булдыру теләге белән дә яшибез. Башлаган эш акрын генә бара. Авылыбыздан читтә яшәүче авылдашларыбыз һәрдаим акчалата да, төзелеш материаллары белән дә ярдәм итеп торалар, мәчеткә салынган сәдакаларның һәр тиене шушы төзелеш эшләренә тотылып бара”.

“Без үзебез өйрәндек инде. Тик юлчылар кергән вакытта бераз уңайсызрак, – дип сүзне дәвам итте Исергәпнең аксакалы Суфьян Нәгыймов. – Бигрәк тә балалар кергән вакытта җылы су белән тәһарәтләндерәсебез килә. Мәчетебез матур, төзек җыйнак. Һәр килгән кеше сокланып китә”.

Индира Сәйфуллина фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ