Бүген, якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның вафат булуына ун ел тулган көнне, аңа һәм тормыш иптәше Нурсөя ханымга куелган һәйкәл янында язучыны хөрмәтләп искә алдылар. Баулы үзәк китапханәсе оештырган чарага мәктәп укучылары, музей хезмәткәрләре һәм Фәнис Яруллин иҗатын сөючеләр килде.