Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларга Корбан бәйрәме хакында имам мөхтәсиб аңлатма бирә

Корбан гаете быел 20 июльгә – сишәмбегә – туры килде. Шул уңайдан Баулы раойны имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә кордык.

– Мөселманнар тормышында Корбан бәйрәме зур урын алып тора. Аның асылы, мәгънәсе турында искә төшереп китик әле.

– Корбан гаете үзенең тарихы белән бик ерак заманнарга барып тоташа. Ул Ибраһим галәйһиссәләм пәгамбәребез аның улы Исмәгыйль белән бәйле. Корбанның бөтен тарихын әйтеп тормасак та, кешегә Аллаһыбыз биргән нигъмәтләрне таный белеп, сәламәтлек, муллык, иминлек, тынычлык – менә шуларның бөтенесен күрә белеп, Аллаһыбызга шөкер итү йөзеннән корбан чалабыз. Әлеге гамәлебез белән мохтаҗ булган, сәламәтлекләре какшаган кардәшләребезгә бәйрәм рухын өләшәбез.

– Корбанлык малы ничек сайлана?

– Безнең җирлектә, гадәттә, сарык малы корбан итеп чалына. Ул бер яшьлек булырга тиеш. Аның сәламәт һәм һәр әгъзасы урынында булуы шарт. Сарык бәрәненә алты ай булып та, гәүдәсе үз анасы кебек булса, ул да корбанлык буларак сайланыла ала. Сарык бер кеше яисә бер гаилә исеменнән чалына.

– Корбан чалган вакытта, балаларны да җәлеп итү дөрес буламы?

– Кешедә каннан курку хисе бар. Әлбәттә, терлек чалган вакытта кечкенә балаларны йөртмибез. Ә менә корбан чалгандагы ике рәкәгать намазны бергәләп гаилә белән уку хәерле була. Шулай ук корбанлык малны эшкәрткәндә балалар белән башкару күркәм гамәл. Шулай ук эшкәрткәннән соң корбан итен таратуны балаларга күрсәтеп, үрнәк итеп эшләү иң хәерле гамәлләрдән санала.

 Нәзер әйтеп тә вакытында корбан чалырга җай чыкмаса яки мөмкинлек югалса (әйтик, гаилә зыян күрде, корбанлык малы үлеп китте һәм тагын башкалар....), аны башка елларга, яки башка вакытка, соңракка  күчереп торырга мөмкинме? Корбанлык малларын хуҗа өчен сайлап, чалып, әзер итне китереп бирү дөресме? Быел Корбан гаете вакытлары ничек?

 Бу хакта тулырак итеп Баулы телевидениесендә карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Эмиль Бәйрәмов фотосүрәтләре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ