Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда 1 бәйрәм чаралары

Иртәгә, 1 майда, Баулының Октябрь мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан төрле чаралар үткәреләчәк.

Бәйрәм чаралары сәгать 10да предприятиеләр һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләрнең хезмәт коллективлары демонстрациясе белән башланып китәчәк. 10 сәгать 30 минутта “Беренче майны каршылыйбыз!” дип исемләнгән бәйрәм концерты күздә тотыла. Бәйрәм сәүдәсе дә эшләячәк.

Октябрь мәйданындагы кичке чаралар “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында узачак. 18 сәгатьтә – “Фонтан янында очрашу”, 18 сәгать 30 минутта – район мәдәният йортының үзешчән  артистлары концерты, 19 сәгать 30 минутта бию марафоны планлаштырыла.

 Бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, 1 майда 8-14 сәгатьләрдә шәһәрнең кайбер урамнарында (Ленин урамы, Октябрь мәйданы һәм Җиңү мәйданының так ягы) хәрәкәт чикләнәчәк, транспорт чараларын кую тыелачак.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталы http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1460208.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев