Баулы шәһәрендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Шәһәр урамнарында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.
8 майда һәм 9 майда Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү белән бәйле рәвештә, “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 191нче күрсәтмәсе (23.04.2019) нигезендә, шәһәр урамнарында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә:
8 майда 8-11 сәгатьтә Ваһапов-Калинин, Ваһапов-Чапаев урамнары киселешендә;
9 майда 8-22 сәгатьтә Ленин (Гоголь), Ленин (Җиңү мәйданы), Октябрь мәйданы, Җиңү мәйданы.
Юлга чыкканда, запас маршрутларны алдан уйлап куярга киңәш итәбез.
Ялларыгыз күңелле үтсен!
Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталыhttp://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1465606.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев