Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында Җиңү көне уңаеннан чаралар дәвам итә

Кызылъяр авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узган.

Чара "Үлемсез полк" йөреше белән башланып киткән: мәктәп укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен тотып чыкканнар. “Үлемсез полк” Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка юл тоткан. Бирегә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары, җирлек халкы чакырылган.

Чарада Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, Баулы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова, Кызылъяр авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Серинә Вәлиева чыгыш ясаган. Сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, обелискка венок һәм чәчәкләр куйганнар.

Авыл мәдәният йортында чарага килүчеләр өчен мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы катнашында концерт күрсәтелгән.

Мәдәният йорты, китапханә, Фәнис Яруллин музее, авыл советы, ФАП хезмәткәрләре кунаклар өчен бәйрәм табыны әзерләгән.

Чыганак һәм фотоhttps://vk.com/club137278424https://vk.com/wall-106184107_4366https://www.instagram.com/p/BxKbhpKD3yO/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1588pyfdodnh4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев