Баулы районы Томбарлы авылында ветераннарны хөрмәтләгәннәр
Баулы районы Татар Томбарлы авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узган.
Чара "Үлемсез полк" йөреше белән башланып киткән: мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен тотып чыкканнар.
Обелиск янында булган тантанадан соң, авыл мәдәният йортында “Сугыш кайтавазы – мәңгелек” дип исемләнгән кичә узган. Анда ветераннар, ветераннарның толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы алар өчен бай программа әзерләгәннәр.
Ветераннарны Баулы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкина, "Берлек" ЧҖҖ директоры Зөфәр Җәләев тәбрикләгән, бүләкләр тапшырган.
Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталыhttp://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1466372.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев