Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Идән юу баш миенә ничек тәэсир итә?

Галимнәр фикеренчә, өй җыештыру, идән юу кебек гадәти эшләр дә Альцгеймер авыруын булдырмый калырга мөмкин.

Альцгеймер авыруы - "картлык юләрлеге" авыруының дөньяда иң киң таралган очрагы. Аны дәвалап булмый. Ләкин бу авыруны булдырмый калу мөмкин. Шул хакта "Вести.Медицина" сайты хәбәр итте.

Бостон университеты белгечләре ясаган нәтиҗәләр хәтта бераз гына булса да физик эш белән шөгыльләнү баш миенә яхшы тәэсир итүен күрсәтә.

Алар ике мең чамасы кешене тикшергәннәр. 60 яшьтән соң, һәр ел саен кешенең баш мие 0,2 процентка кечерәя икән. Көн саен физик эш эшләү исә баш мие зурлыгын 0,22 процентка арттырып, аның кечерәюен туктата.  

Өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү кыен булса, алар эт белән урамда йөри, кибеткә җәяү бара, тузан сөртә, идән себерә, керләрне элеп куя, киемнәр үтүкли ала. Нәкъ менә шундый активлык авыруларны кичектерергә ярдәм итә, диелгән бу хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/id-n-yuu-bash-mien-nichek-t-esir-it-/

Фотоhttps://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев