Рәзинә исерек улын өйгә кертмәде. Башка вакыттагы кебек гаражда яки сарай тирәсендә ятып йоклар диеп уйлаган иде. Алай булмады. Өйгә керә алмаган исерек әзмәвер ишекне какты-какты да өйнең барлык тәрәзәләрен коеп чыкты. Рәзинә иелеп өстәл астына чүмәште дә такмаклап-такмаклап еларга кереште. Елавы да елау төсле түгел, ә күкрәгеннән саркып чыккан үкенү катыш иңрәү иде. Шушы бәхетне көткән идеме соң ул картлыгы килгәндә? Төп нигез байлыгы, туганнар рәнҗеше тоттымы аны? Өй тәрәзәләре, чыңгылт-чыңгылт итеп чылтырап, бүлмә идәннәренә, урам як стеналарга бәрелеп коела торды. Пыяла чыңына ияреп, еллар өермәсе ун-унбиш ел элек булганнарга алып кайтты.
Тегеләр кайтып тулганчы, тизрәк барып өлгерергә кирәк, дигән уйлар белән тиз-тиз генә кирәк-яракларны бер сумка-пакетка тутырды да Рәзинә иренең эшеннән кайтуын түземсезләнеп көтә башлады. Анысы да үч иткәндәй бүген соңарып маташа бугай әле...
Рәзинә килен булып ерактан килде. Аңа ата-ана нигезеннән аларга шырпы да тәтемәде. Чөнки кече энесе өйләнеп, гаиләсе белән туган йорт нигезендә төпләнде, йортның бер ягын яңартып, зур түбә астына җыйды. Һәм менә ире һаман да ачык авызланып йөрсә, аның ягыннан да аларга берни булмаячак. Иренең алты туганының һәрберсе ир ягындагы йорт-кураны үзенеке итәсе килүләре сизелеп тора. Әмма йорт алар кулында шул инде, ире Сәлим күптәннән документларын кирәгенчә хәстәрләп куйды. Хәзер өйдәге кирәк-яракларны башка туганнарның ташып бетерү “куркынычы” бар. Кайнанасының санаулы көннәре калганын һәрберсе чамалый, тик йорт, аның кемгә калуы турында башка туганнары сүз кузгатырга кыенсынып тора бугай. Теләсә нишләсеннәр, дип уйлады Рәзинә, документлар буенча, йорт аларга каласы.
Сәлим белән Рәзинә кайтып кергәндә башка туганнары чынлап та җыелышып өлгергәннәр. Өй тулы өлкәннәр, ишегалды тирәсе тутырып чапкан бала-чага күп булса да, Мәрзия әби янында аның кызы гына утыра. Ул әледән-әле карчыкның кипшенгән иреннәренә су тидереп ала, күзләрендә яшь. Ир туганнары сүзсез генә борчылып, кайгырып йөргәндә, кыз бала күз яшенә ирек биргән иде. Кем ни уйлагандыр, әлеге минутларда Рәзинә кайнанасының бу дөнья белән алыш-биреше тизрәк бетүен көтеп, ире туып үскән нигезне кулында калдыру турында уйланып йөрде. Өйдә әллә ни юк-югын, шулай да кер юу машинасы, әле яңа гына куелган газ плитәсе, пластик тәрәзәләр, тарттырылган түшәм, туганнарының уртак көчләре белән торгызылган яңа абзар-кура, заманча итеп ясалган мунча, берничә машина сыярлык итеп зурайтып, яңартып, түбәсе ябылган гараж, челтәрләп ясалган беседка – ял зонасы, ишегалдына салынган брусчатка юл – болар барысы да үзләренә калачагын уйлап, йөрәге урынында түгел иде. Ничек итеп бу байлыкны туганнары белән бүлешми генә калдырырга да, ничек итеп туган йорт нигезенә алар хуҗа икәнне тавыш-тынсыз гына әйтергә? Бер яктан тынгысызланса, икенче яктан ире Сәлим әйтер әле үз туганнарына дигән фикер бераз тынычлык та өсти кебек иде. Ишегалдына чыкты, туганнар балалары белән кайсы кая таралып, ни белән мәшгуль булырга белмәгән кебек аптырап калганнар.
– Ни дим, кара әле, саграк инде, урам капкасына асылынып уйнамасын, күгәненнән чыга бит, – дип килендәшенең кечкенә улын кисәтеп тә өлгерде Рәзинә. Ишетелер-ишетелмәс кенә өстәп тә куйды әле. – Мондый көнне бала-чага ияртеп йөрмәсәләр дә була бит югыйсә!
Әби-карчыкның соңгы сулышы өзелгәнче Рәзинә барысына да бәйләнеп, бала-чагага кисәтүләр ясап, туганнарының гайрәтен чигерде. Югыйсә, өлкән килен буларак, килгән-киткәннең җаена торып, кирәк әйберләрне хәстәрләп торырга тиеш булса да. Юк, ул махсус шулай эшләде, әйтерсең лә, биредә калачак хуҗаларны белсеннәр диясе килде!
Мәрзия әбине күмеп кайткан көнне, башкаларга юл бирми тиз-тиз генә өйләрне сөрткәләп чыкты, әбидән калган киемнәрне бер өемгә өеп, ишегалдына чыгарып куйды.
– Әниегезнең төсе итеп аласы килгән әйберләрен алгалагыз да, калганын Сәлим абыегыз яндыра, – дип боерык кына бирде.
Киленнәргә кайнанадан калган бер кием дә кирәкмәгәне көн кебек ачык иде. Кызы гына бер күлмәк, берничә яңарак яулыгын “әни төсе” диеп алып, ипләп кенә төреп, пакетына куйды.
Әбинең “эше” беткәч, туганнар өчесен, җидесен үткәрү турында сүз катты. Анда да Рәзинә чәчрәп чыкты. Имеш, әйбер әзерләп мәшәкатьләнәсе түгел, өчесен хәер биреп кенә үткәрергә, ә җидесенә табынны бер таныш хатыннан әзерләтүе турында әйтте. Берничә килендәше шунда ук ризалык белдереп баш кактылар, чынлап та, һәр кешенең үз дөньясы, мәшәкате баштан ашкан, ирләре хатыннарына каршы килеп маташмады. Озакламый туганнар, әкрен-әкрен генә туган йорт бусагасын атлап, үз өйләренә таралыштылар. Сәлим белән Рәзинә, йортны үзебез карап торабыз, бераз рәткә салабыз да китәбез диеп, калганнарны тынычландырып калдылар.
Әле ныклы гына нигезле йорт, абзар-куралар – барысы да тиз генә яңарту сорамас. Гаражы да әле яңа, анысын кече энеләре хатыны белән талашып, ярты ел чамасы аерым әнисе янына кайтып яшәгән арада яңарткан иде. Алдан ук йорт-кураны җыйгалап торган өлкән абыйлары Сәлим кушкач, энесе карышмый гына блоклар алып, шушы гаражны яңартып куйган иде. Шулай ук абзар-мунчалар да уртак көч белән яңарды, күтәрелде. Сәлим абыйлары энеләрен кечкенәдән үк җыеп эшләтә белә иде шул. Куллары эш белгән егетләр, әтиләре урынына калган Сәлимне тыңлап яшәделәр. Менә шулай, биредә рәхәтләнеп яшәргә була! Менә шушы сүзләреннән соң, Рәзинә бер генә тапкыр булса да, “Аллаһы боерса” дигән сүзне әйткән булсачы... юк шул, мондый мизгелләрдә төп нигездән калган ата-ана малы күзләрен томалады.
Туган йорт нигезе Сәлим белән Рәзинәгә калды. Алар әкренләп үзләрен хуҗа итеп танытып, башка туганнарга йорт ишекләре ябылды. Үз фатирларын кечкенә улларына калдырып, туган йортка кайтып төпләнделәр. Икесе дә пенсиягә чыктылар, күңелләре тынычланып, тормышның “артына” тибеп яшәр мәл килде диеп, Сәлим хатынына күз кысып алды. Барысы да алар планлаштырганча килеп чыкты бит. Тиздән маллар тергезеп җибәрерләр, ишегалдына кош-корт алып тутырырлар, балаларга да ярдәм булыр, җәй көннәре бакча тулы җиләк- җимеш, яшелчә үстерерләр... Эх, шул вакытта ник кенә икесенең берсе булса да, “Аллаһы боерса” дигән сүзне әйтмәделәр икән?
Туган йорт нигезенә кайтып төпләнү белән дә ике ай үтәр үтмәстән, өлкән уллары хатыны белән аерылышып, гаиләсен читтә калдырып, әти-әнисе белән яши башлады. Әзмәвердәй ир кайгысын аракы белән юарга өйрәнгән булып чыкты. Авыл җирендә үзенә яраклы эш тә таба алмады. Анда-монда эшләштереп, вак-төяк акчалар тапты, алары балаларына алимент түләргә дә җитмәде. Эчеп йөргән уллары еш кына тавыш-гауга чыгарып торды. Әти- әнисе сатып алган кош-кортларны урлап сатып яки аракыга алыштырып йөргән чаклары да ешаеп китте. Сәлим белән Рәзинә уйлаган матур тормыш никтер барып чыкмады. Өйдәге тынычсызлык гаилә башлыгын авыруга сабыштырды. Эчеп кайткан улын көйләү, сугышмасын өчен җаена гына килеп торулар – барысы да Сәлимнең сәламәтлегенә зыян китерде. Ә көннәрдән бер көнне ятып торам дигән җиреннән уянмады.
Рәзинә эчкече улы белән икәүдән икәү төп нигездә калдылар. Маллар белән тулачак абзар-кура бер-ике елда хуҗа кулы тимәгәнлектән чалшая башлады, җил-давыл куптарган түбәсен дә кире кагып куючы булмагач, стеналары буйлап яңгыр суы агып ныклыгы бетте. Озын гаражда Сәлимнән калган бәрелгән машина тора. Анысын да уллары исерек килеш агачка бәреп харап итте. Ишегалдында тавык, кош-корт йөрмәгәч, озын чүп үләне каплап китте. Кайнанасыннан калган кер юу машинасы һәм калган өй җиһазлары да сөенеч китермәде Рәзинәгә. Ул бүгеннән барысын да ташлап, үз фатирына кайтыр иде дә, тынычлап ялгызы гына яшәр иде. Юк шул, анда аңа юл ябык. Кече килене усалларның усалы булып чыкты. Рәзинә аны да гаепли алмый шул. Алар үзләре үк балаларыната-анага, туганга тигезсез карашта булырга, харам мал җыярга өйрәтеп үстерделәр бит.
Алда Рәзинәне нинди тормыш көтә? Картлыгын тынычлыкта яшәп бетерә алмаганлыгы да көн кебек ачык. Кемнән ярдәм көтсен ул? Туганнарының гайрәтен чигереп бетерделәр шул. Күрше-тирәдә дә буш йортлар гына калып бара... Рәзинә шушы бәхеткә ашкындымы? Чылтырап, тагын бер тәрәзә килеп төште…
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев