Баулы белән Казан арасында көндәлек автобус рейсы йөри башлый
Яңалыклар

Баулы белән Казан арасында көндәлек автобус рейсы йөри башлый

Баулы районында яшәүчеләр өчен Республика башкаласына барып җитү өчен яңа мөмкинлек туды. 24 августтан Баулы – Казан – Баулы маршруты буенча даими автобус рейсы ачыла.

Юлга чыгу вакыты: ·

Баулыдан — көн саен 3:00 сәгатьтә (автовокзалдан); · Казаннан — көн саен 14:00 сәгатьтә (соңгы тукталыш — «Казан-1» тимер юл вокзалы). Баулы шәһәре буйлап бару маршруты: автобус Восточная урамыннан башлана, аннан «Иволга» шифаханәсенә кадәр бара, шуннан соң микрорайонга керә һәм автовокзалга килә, аннан Казанга 03:00 сәгатьтә китә. Шул рәвешле, пассажирлар бу нокталарның теләсә кайсысыннан рейска утыра ала. Урыннар алу һәм белешмәләр өчен телефон: 8-987-216-42-48

Пассажирларга урыннар булу-булмавын алдан ук ачыкларга һәм күрсәтелгән номер буенча билетлар броньларга киңәш итәбез.

Фото: Булат Минәҗев


Нет комментариев