Ипинең составын караргыз. Ул гади булган саен, яхшырак.
Беренчесендә витаминнар һәм микроэлементлар юк диярлек. Ни өчен дигәндә, бөртеклеләрнең кабыгында һәм бәбәгендә В, Р, Е төркеме витаминнары, калий, магний, цинк, тимер, йод һәм фосфор бар.
Югары сортлы ак онны эшләп чыгарганда алар барысы да калдыкка чыга һәм ак ипи файдасыз булып чыга. Ипинең составын карарга иренмәгез. Ул гади булган саен, яхшырак. Эре тарттырылган, тулы бөртекле сортлы оннан пешкән ипи алсагыз дөресрәк.
Шуны да истә тотыгыз: яңа пешкән ипигә караганда искерәге тизрәк үзләштерелә.
Файдасы булсын өчен, кичәге ипине ашагыз. Күләменә килгәндә, көненә өч-дүрт кисәк ипи рөхсәт ителә.
Арыш ипиен ашказаны авыртуы көчәйгән вакытта, үт куыгы, эчәклек белән проблемалары булганнарга ашарга кирәкми. Ашаган очракта, кипкәнен яки искерәген алыгыз.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев