Гади акчаны кабул итмәячәкләрме?
1 сентябрьдән Русия кибетләрендә бердәм түләү кодын (УПК) этаплап кертү башлана. Ул төрле түләү вариантларын бер QR-кодта берләштерәчәк һәм сатып алучыга исәпләшү ысулын ирекле сайлау мөмкинлеге бирәчәк.
УПК ничек эшләячәк?
Кодны сканерлаганнан соң, сатып алучы түләү битенә күчә һәм кайсы инструменттан файдаланырга икәнен үзе хәл итә: СБП, банкның pay-сервисы, санлы сум яки рассрочка.
Шул ук вакытта күнегелгән банк карталары беркая да юкка чыкмый - УПК бары тик тагын бер уңайлы түләү мөмкинлеге өсти.
Шунысы мөһим: төрле түләү ысуллары буенча тарифлар төрлечә калачак: СБП һәм санлы сум өчен тарифларны Үзәк банк билгели, ә эквайринг шартларын банклар үзләре ачыклый.
Нәрсәне исәпкә алырга кирәк: гади киңәшләр
* Нәкъ менә шул кибеттә кайсы түләү ысулының отышлырак булуын тикшерергә - кайвакыт комиссия яки бонуслар сайланган ысулга бәйле.
* Банк кушымтасын һәрвакыт кул астында тотарга һәм кирәкле түләү сервисына тиз күчү тәртибен белергә.
* Экрандагы күрсәтмәләргә игътибар итәргә - алар дөрес вариантны сайларга ярдәм итәчәк.
* Карталарның элеккечә эшләвен истә тотарга: УПК белән кыенлыклар килеп чыкса, гадәттәге ысул белән түләргә мөмкин.Фото: татар-информ
Нет комментариев