Йокы туймау нәрсәгә китерә?
Сәламәтлек

Йокы туймау нәрсәгә китерә?

Табиб фикеренчә, организмда бик күп төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин.

Күз күреме начараю


Йокы туймаган кешенең күз тирәләре шешенгән булуына игътибар иткәнегез бардыр. Мондый күренеш еш кабатланса, күрү нервлары шешү еш булса, күзләр белән проблема килеп чыгуы бар! Чөнки йокы туймау баш эчендәге кан тамырлары басымы артуына китерә. Бу, үз чиратында, нервларга зыян сала. Кайчагында күз күреме яхшылансын өчен кирәк кадәр йоклау да җитә.

 

Хроник арыганлык синдромы


Үзен һәрдаим арыган итеп тойган кешедә хәлсезлектән тыш, мускуллар авыртуы, вакыт һәм тирәлектә ялгышуы да күзәтелергә мөмкин. Йокысы туймаган кеше көн дәвамында үзен начар хис итә һәм мәгълүматны кабул итми, үзләштерә дә алмый.

 

Сөякләр сыну


Даими рәвештә йокысы туймаган ир-атларның сөякләре йомшара башлый һәм сынарга да мөмкин. Бу ир-ат организмында тестостерон гормоны кимүгә бәйле. Әлеге гормон, күпләр белүенчә, импотенциягә генә түгел, ә сөякләрнең ныклыгына да йогынты ясый.

 

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев