Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышчы: “Һәркемнең җиңү белән кайтуын телим”

27 яшьлек Илмир 2022 елның 24 февраленнән бирле махсус хәрби операция зонасында. Позывное “Гонщик” булган райондашыбыз “Баулы-информ” хәбәрчесенә фронттагы хәрби хезмәте турында сөйләде.

Күнекмәләрен исәпкә алып, аңа “Гонщик” дигән позывной биргәннәр.
– Чөнки мин машинада бик тиз йөрим. Бөтен приказларга өлгерәм, бөтен сугышчан бурычларны үтим. Беркайчан да соңга калганым юк. Тиешле урынга һәрвакыт һәрвакыт вакытында барып җитәм, – ди Илмир. 
Үзенең ышанычлы дустына әверелгән Урал автомобилен ул Батыр дип йөртә.
– Мин аңа бик ияләштем, ул берничә тапкыр минем гомеремне саклап калды. Урал – бик тә куәтле машина, пычрак юллардан йөрергә яратам. Мин бу машина белән махсус хәрби операциядә төрле сугышчан бурычларны үтим, – ди хәрби якташыбыз.
Илмирда техникага мәхәббәтне әтисе уяткан. Ул комбайнчы булып эшләгән һәм улын да кечкенәдән техниканы яратырга өйрәткән. Әтисе, МВД ветераны  инде мәрхүм. Илмир аны зур хөрмәт һәм ярату белән искә ала. 
– Әтием исән булса, үзеңне сакла, улым, дип әйтер иде. Мин аның мине саклавын сизәм, – ди сугышчы.
Илмир якыннары янына һәрчак сагынып кайта – биредә аны әнисе, тормыш иптәше һәм өч баласы түземсезлек белән көтеп тора. 
– Мин көтмәгәндә кайтып керергә яратам – ул вакытта эмоцияләр бик көчле була. Ишекне ачып җибәрәләр – ә анда мин басып торам. Әнием сөенеченнән елый башлый, хатыным да бәхетле. Мине бик сагынып көтеп алалар. Бәлеш, азу белән сыйлыйлар, хәрби операция зонасында якыннарым пешергән ризыкларны сагынам, – ди Илмир. 
Махсус хәрби операция – аның беренче сугышчан тәҗрибәсе. Ир-егет баштагы мәлләрдә куркыныч булуын, аннары ияләшүен әйтте. 
– Мин армиядә җиде ел хезмәт итәм, киләчәктә дә бу эшне дәвам итәсем килә. Махсус хәрби операциягә яңа гына килгән чакта бөтен кешегә дә куркыныч була, ике айлап үткәч, күнегәсең. Егетләрнең барысын да бер теләк берләштерә: алар өйгә җиңү белән кайтырга телиләр, – ди хәрби.
Илмир әйтүенчә, сугыш кырында тормышка башка күзлектән карый башлыйсың, кайсыдыр вакыйгаларны икенче төрле кабул итәсең, кешләрне яхшырак аңлый башлыйсың.
– Тормышның, әти-әниләрнең, балаларның кадерен белергә өйрәнәсең. Тормышта иң кадерлесе шул. Менә мин кызымның беренче адымнарын күрмәдем. Ә бу бик мөһим әйбер икән, – ди ата кеше. – Сугыш кырында миңа әниемнең, тормыш иптәшемнең догалары көч бирә. Мине отпускыдан озатып калганда мин аларга гел, еламагыз, елмаегыз, дим. Билгеле, гаиләмне, балаларымны бик сагынам. Тегендә, ата башласалар, берәр баланың йөгергәнен, елаганын күрсәң, йөгереп барып, аны каплыйсың, берүк тия генә күрмәсен, дип уйлыйсың. Луганск шәһәренә барып җиткәч, андагы балалар, безгә конфет бирергә дип, безнең машиналарга таба йөгерәләр. Без дә буш итмибез. Мондый мизгелләрдә үзебезнең балалар искә төшә.
Илмир “Сугышчан аерымлык өчен”, “Георгий Жуков” медальләренә лаек булган. Бу бүләкләрне аңа алгы сызыкта сугышчан бурычларны үтәгәне өчен биргәннәр.
– Барлык сугышчыларга да түземлек телим, шунсыз булмый. Якыннарыбыз янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын барыбызга да, – ди ул. 
Илмир сөйләвенчә, якыннарының җылы теләкләре, балалар хатлары аларга алгы сызыкта көч бирә. Ул гуманитар ярдәм күрсәткән барлык якташларына да бик рәхмәтле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев