Фотога төшерә белүе җиңүгә китергән
Республикада 25нче тапкыр балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” фестивале узды, анда Баулының 6нчы мәктәбен тәмамлаган Азалия Абзалдинова “Фотожурналистика” номинациясендә җиңүгә иреште.
Актив, максатчан Азалия Абзалдинованың фестивальдә беренче генә катнашуы түгел, моңа кадәр ул үзен ике тапкыр сынап караган булган. Бу юлы “Фотожурналистика” номинациясендә җиңү өчен катнашкан. Фестивальдә яшьләргә Казан федераль университетының Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе укытучылары белем биргән.
Азалия берничә көн дәвам иткән фестивальдә тәҗрибә туплаган, яңа кешеләр белән дуслашкан.
– Фестиваль Казанда “Идел” яшьләр үзәгендә узды, – дип сөйләде Азалия “Хезмәткә дан”га. – Минем өчен, башка катнашучылар һәм оештыручылар өчен “Алтын каләм” – йокысыз биш-алты көн, һәм бик авыр киеренке хезмәт. Минем эшем шуннан гыйбарәт иде: иртәдән кичкә кадәр мин фестиваль кысаларында узган барлык чараларны фотога төшердем. Безнең фотолар шунда дөнья күргән газеталарда басылып чыкты. Шулай ук аларны СММчылар үзләренең сайтларына да куйды.
Азалия сөйләгәнчә, фестиваль барышында аның журналистикадан күңеле кайтмаган.
– Әлеге юнәлеш ошамаса, беренче баруымда ук күңелем төшкән булыр иде, – ди Азалия. – Быел “Алтын каләм”дә катнашуым өченче баруым булды. Шуңа күрә быел гына журналистикадан күңелем кайтмас иде, дип уйлыйм. Мин фотога төшерергә бик яратам, чөнки фотосурәтләр – кабатланмас һәм кадерле хатирәләр, тормыш мизгелләре. Миңа кешеләрнең йөзләрендәге хис-кичерешләрне, сөенечне тотып алу ошый.
Азалия һөнәр сайлауда әлегә билгеле бер карарга килмәгән әле. Аңа күп кенә юнәлешләр кызыклы.
– Мин документларымны төрле юнәлешләр буенча төрле югары уку йортларына, көллиятләргә бирдем. Кая керә алсам, шунда укырга барачакмын. Ошамаса, башка юлны сайларга була бит, – ди фотограф кыз. – Әгәр киләсе бер ел эчендә фотога төшерүдән туймасам, әлеге юнәлеш белән җитди шөгыльләнергә уйлап торам. Шулай ук кыйммәтрәк фотоаппарат сатып алуны да күздә тотам, хәер, бу фотосурәткә артык зур йогынты ясамый, сыйфатлырак фотоаппарат минем үземә төшерергә уңайлырак булсын өчен генә кирәк. Фотога төшерүне даими эш итәргә планлаштырам, мөгаен, студиядә дә төшерермен. Кем белә, бәлки, киләчәктә Баулыда “Азалия” студиясе дә ачылыр.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев