Айгөл ХӨСӘЕНОВА автор яңалыклары
-
27нче микрорайонында парк төзү дәвам итә
Микрорайонда парк төзү эшләренең беренче һәм икенче этабы узган елны ук тәмамланган иде. Бүгенге көндә калган өлешендә эш кайный. Исегезгә төшерәбез, төзелеш Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектлары конкурсында җиңгән грант акчасына алып барыла.
-
Баулы фермерлары: “Сөт бәяләре төште, нишләргә дә белмибез”
Авыл җирлекләрендә савым сыерлары асраучылар шактый. Сөт сатып алу бәяләренең үзгәрүе хуҗалыкларга зыян китерергә мөмкин.
-
Баулыда куакларны матурлыйлар
Шәһәр урамнарын тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясе хезмәткәрләрләре иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль. Чират юл буйларында үсеп утырган куакларга да җиткән.
-
Баулы районында янгыннардан сакланалар: “Ут якканда чиләкләр белән су куябыз”
Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда йорт тирәсендә учак ягу, корыган чүп үләннәрен, көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. Махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгын бозган очракта шрафлар икеләтә арта. Янгын күзәтчелеге инспекторлары, һәр авылда халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп, махсус кисәтү кәгазьләре тарата.
-
Баулы паркын вандаллар боза
Баулының Җиңү һәм Хезмәт даны паркы күптән инде шәһәр халкының яратып йөри торган урынына әверелде. Биредә ял итеп алу өчен утыргычлар, өстәлләр һәм башка архитектур формалар урнашкан. Тик шушы бар матурлыкны маркер белән язган язулар гына боза. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре өчен эш арткан, алар хәзер әлеге язуларны махсус катнашма белән тазартып йөри.
-
Габделгазиз Хәләпов: “Туган авылымны артык сагынмыйм”
Һәр кешенең гомер көзе үзенчә уза. Берәүләр картлык көннәрен балалары кочагында, хөрмәттә үткәрсә, икенчеләре картлар йортында яшәргә мәҗбүр. Һәркемнең язмышы маңгаена язылганча, диләр. Кырымсарай авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенге көндә республика районнарыннан 51 кеше яши. Бүгенге язмабыз герое Габделгазиз Вәгыйз улы Хәләпов – шуларның берсе.
-
Баулынын «Дан орденлы» тегучесе: «Халыкка ярарга тырышып эшлэдек»
Тегүчеләр булмаса, без матур-матур күлмәкләр кияр идек микән. Тегүче җәмгыятьтә кирәкле һөнәрләрнең берсе ул. Язмабыз герое – гомеренең 47 елын тегүче һөнәренә багышлаган, озак еллар халыкка көнкүреш хезмәте күрсәткән Альмира Вильданова.
-
Баулы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре: “Подвалдан алып, түбәгә кадәр бар эшне дә башкарабыз”
Тиздән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне җитә. Алар хезмәтеннән башка көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Әлеге өлкә хезмәткәрләрең эшләре җаваплы да, катлаулы да, алар – алны-ялны белми хезмәт куючы кешеләр. Бүгенге язмабыз герое – “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәте мастеры Нәсим Гәрәев.
-
Баулы урамнарыннан 20 мең кубометрдан артык кар чыгарыган
Кыш шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре өчен кызу чор. Карлы көннәрдә бигрәк тә.
-
Баулы сыерлары электрон паспортлы була
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлекләрне чиплаштыру эше бара. Бу эш белән дүрт бригада шөгыльләнә. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе, Уба авылында яшәүче Бикчуриннар шәхси хуҗалыгында булып, ветеринария хезмәткәрләренең сыерларга шәхси номер куюларын күзәтте.
-
Баулы кырларында икмәк ничек кышлый?
Быел алынасы уңыш уҗым культураларының торышына бәйле. Безнең район хуҗалыкларының көзге культуралары ничек кышлый, алар хәзер нинди хәлдә – “Хезмәткә дан” хәбәрчесе шуны карап кайтты.
-
Баулыда “тегүчеләр батальоны” эшли
Баулылар алгы сызыктагы якташларына булышуларын дәвам итә. Сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюга кушылучылар көннән-көн арта. Баулы хатын-кызлары җылы толстовкалар, тактик носилкалар, эвакуацияләү җайланмалары тегәләр. Әлеге вакытта “тегү батальонында” җиде оста хезмәт куя. Аларның һәрберсе үз өендә эшли.
-
Баулының актив өлкәннәре Фәнис Яруллин музеенда булды
Якташыбыз Фәнис Яруллинның туган көнендә районның ветераннар оешмасы активистлары Кызылъяр авылында шагыйрьнең музей-йортында булып кайтты.
-
Баулыда Фәнис Яруллинны искә алдылар
Бүген, 9 февральдә, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 яшь тулган булыр иде. Якташ язучыбыз һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханым хөрмәтенә куелган һәйкәл янында искә алу митингы булды. Бирегә шагыйрьнең иҗатын хөрмәт иткән баулылар җыелды. Митингта Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты.
-
Баулы районында шәһәребезне өйрәнү буенча проект эшли башлады
Баулы үзәк китапханәсендә, китапханә хезмәткәрләре инициативасы белән башланып, Баулы җитәкчелеге күтәреп алган “Минем шәһәрем” проекты эшли башлады. Ул районыбызның мәдәният, мәгариф һәм яшьләр бүлекләре белән берлектә тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында укучылар туган төбәкне өйрәнәчәкләр. Кызыклы дәрескә берничә мәктәптән балалар килгән дә инде.