Баулыда яңа җитәкче билгеләнде
Җәмгыять

Баулыда яңа җитәкче билгеләнде

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров район хезмәтләре вәкилләре катнашында узган атналык киңәшмәдә кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте.

42 яшьлек Линар Шәйхетдинов “Мехуборка Юго-Восток” җәмгыятенең Баулы шәһәре буенча җитәкче итеп билгеләнде. Ул шәһәрнең төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә механик булып эшләгән, 2023 елда “Мехуборка Юго-Восток” җәмгыятенә шул ук вазифага билгеләнгән булган. 


Нет комментариев