Татар Кандызында авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына “Кызыл чишмә” чишмәсен төзекләндерү эшләре башланган. Биредә тендер откан оешма авыр техника белән эшли.
Авыл халкы яратып йөргән шифалы сулы чишмә яны тиздән башка төс алыр.
“Бу борынгы чишмә, – ди авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – Үзләренең йортларында су булуына карамастан, халык чәйгә, аш пешерергә шушы чишмәдән су ала. Чишмә буеннан “Кызыл чишмә” елгасы агып ята, шул елга аркылы тиздән күпер булачак. Бетон юл, беседкалы мәйданчык эшләү дә каралган”.
Чишмә буенда беседка куярга әлегә акча җитеп бетмәгән, шуңа да аны авыл советы акчасына алырга исәплиләр. Халыкка машина белән төшеп йөрергә уңайлы булсын өчен, чишмәгә төшү юлына таш җәю дә күз уңында тотыла. Чөнки юлы текә, һәм янгырлар явып узса, төшәрлек түгел.
Айрат абый белән Рәсилә апа Борһановлар чишмәгә якын урамда яшиләр. Без Айрат абыйны колонкадан су алып торган чагында очраттык. Ике чиләгенә су тутыра иде. Чишмә суын алар да ярата, су булмаганда, тәмле чишмә суына төшәбез, диләр алар.
“Чишмә суы тәмле, шифалы, бик яратабыз, – ди Рәсилә апа. – Чишмәне төзекләндерүгә шатбыз. Анда барырга безгә уңайсызрак, шуңа колонкада су булмаса гына чишмәгә төшәбез”.
Чишмәне төзекләндерү эшләрен 20 көндә төгәлләргә планлаштыралар.
Айгөл Хөсәенова
Автор фотосурәте
Нет комментариев