Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы медикларына волонтерлар килде

1 марттан 5 мартка кадәр “Без бергә” бөтенроссия акциясе бара, бу акция пандемия чорында эшләү йомгакларына багышланган. Бүген волонтерлар үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм табибларына, коронавирус инфекциясе белән көрәштә булган ашыгыч ярдәм табибларына рәхмәт белдерергә килделәр.

Акциянең символы – беләзек итеп бәйләнгән кызгылт-сары җеп. Кулларына символик кызгылт сары шарлар һәм әфлисуннар, зур плакат тоткан волонтерлар медицина хезмәткәрләре алдына килеп рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Истә тотулары, игътибар күрсәтүләре өчен, аларга, үз чиратында, Баулы үзәк район хастаханәсе профкомы рәисе Лилия Гайсина рәхмәт белдерде.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев