16 ноябрьдә кешеләргә уңай эмоцияләр бүләк итү хәерле эш санала. Теләкләрегез үтәлер, күп күңелле сюрпризлар килер.
16 ноябрьдә кемгәдер комплиментлар ясарга ярамый икән. Кешене нәрсә өчен мактыйсың, аның шул сыйфаты югалачак, имеш. Комплимент ясаучының үзенең дә теленә тилчә чыгарга мөмкин икән...
Бүген язмышыгыздан зарланмагыз һәм проблемаларыгыз хакында башкаларга сөйләмәгез. Югыйсә, алар тагын да артып китәчәк.
16 ноябрьдә кешеләргә уңай эмоцияләр бүләк итү хәерле эш санала. Теләкләрегез үтәлер, күп күңелле сюрпризлар килер.
Бүген төшкә кадәр күп сөйләшмәскә тырышыгыз. Кеше күп булган уырннарга да барырга ашыкмагыз. Ә менә төштән соң, киресенчә, ялгызлыкта калырга ярамый. Дусларыгыз белән очрашыгыз, туганнарыгызның хәлен белегез. Уңыш һәм иминлек килер.
Бүген ир белән хатынга талашырга ярамый. Мөнәсәбәтләре озакка бозылачак.
Еш башы авырткан гүзәл затлар иртәгә бәйләү, тегү-чигү белән шөгыльләнми торсын.
Фото: татар-информ
Нет комментариев