Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

«Татмедиа» җитәкчелеге коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты

Аларга Казан, республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары, фотохәбәрчеләре һәм операторлары да кушылды.

«Татмедиа» АҖ җитәкчелеге коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең беренче этабын узды.

Акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, прививка ясаткан коллегаларының киңәше белән, вакцинация өчен «Спутник V» препаратын сайлады. Әлеге препарат аларда бернинди җитди өзлегүләргә дә китермәгән.

«Безнең һәркайсыбыз, беренче чиратта, үзенең, икенче чиратта, якыннарының һәм коллегаларының сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. “Татмедиа” – бик зур һәм җитди оешма, анда прививка кампаниясе бик актив бара, күп кенә коллегаларыбыз прививка ясатырга карар кылды һәм бу – дөрес карар», – дип искәртте акционерлык җәмгыяте башлыгы.

 

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исә вакцинациянең икенче этабын узды. Беренче прививканы ул өч атна элек ясаткан. Сәлимгәрәев аны яхшы кичерүен билгеләп үтте. 

«Татмедиа» АҖ җитәкчелегенә Казан, республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары, фотохәбәрчеләре һәм операторлары да кушылды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-05-2021/tatmedia-it-kchelege-koronavirus-infektsiyasen-karshy-privivka-yasatty-5824921

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев