Татарстанда тәүлек эчендә 218 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус белән зарарлануның 218 очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус белән зарарлануның 218 очрагы теркәлгән. Барлык чордагы үсеш – 144 409 очрак», – дип хәбәр итте ул.
Любовь Авдонина 2022 елда Covid-19 белән 101 меңнән артык кешенең чирләвен әйтте.
Кичә 9 меңнән артык кешегә коронавируска тест ясалган.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә ковидлы 225 кешенең савыгуы турында искәртеп үтте.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев