Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз вафат булган
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз вафат булган

Соңгы тәүлектә Татарстанда дүрт кеше коронавирус корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар – 1931, 1950, 1956 һәм 1958 елларда туган хатын-кызлар.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республика әлеге инфекциядән вафат булучыларның гомуми саны 1 929га җитте.

Фото: pixabay.com

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев