Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан чирләгән 38 кеше теркәлгән

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 38 очрагы ачыкланды. Алдагы тәүлектә мондый 39 очрак теркәлгән. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны күрсәтә.

71 авыручыны хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган, ә алдагы көндә хастаханәләргә 35 кешене салганнар.

 

2022 елның 12 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле авыруның 153 046 очрагы рәсми рәвештә расланган. Республиканың 149 620 кешесе бу чирдән сәламәтләнгән, соңгы көндә 69 авыручы савыккан (моңа кадәр бер көн кала андыйлар 22 булган).

 

Узган тәүлектә төбәктә коронавирустан үлү очрагы рәсми рәвештә теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булган дип танылучыларның гомуми саны элеккечә – 1996 кеше.

 

Шул ук вакытта Росстат мәгълүматлары күрсәткәнчә, SARS-CoV-2 инфекциясеннән теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма илнең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә. Әйтик, 2022 елның май аенда бу чирдән Россиядә 7049 кеше үлгән, 5264 очракта ул үлемнең төп яки фаразланган төп сәбәбе булган.

 

Covid-чикләүләр Татарстанда 8 июльдән туктатылып тора. Шуның белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырырга кушты.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев