Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 279 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда тагын 279 кеше коронавирус йоктырган. Моңа кадәр республикада өч көн рәттән 283 кеше авырган иде.

“50 пациент хастаханәдә. 18 яшькә кадәрге 51 бала вирус йоктырган”, - диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.   

Вирус йоктыру очраклары республиканың 32 муниципалитетында ачыкланган. Авыручыларның иң күбе Казанда (89 кеше), Әлмәт районында (62) булган. Чаллыда 24, Түбән Кама районында 11 кеше авырган.

Пандемия башланганнан бирле республикада ковидның 136 428 очрагы теркәлгән. 125 922 кеше терелгән, шул исәптән 130 кеше узган тәүлектә дәваланып беткән.

2 497 036 татарстанлы вакцина ясаткан, вакцинация саны 2295кә арткан. Прививканың ике дозасын 1 926 021 кеше ясаткан, 278 727 кеше ревакцинация узган.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев