Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны 41 процентка кимегән
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны 41 процентка кимегән

Соңгы атнада Татарстан Республикасында грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимегән.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Сигезенче атнадан без яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кимүен билгеләп үтәбез, ул 2022 ел башыннан бирле күтәрелештә булган иде. Авыручылар саны сигезенче атнада 30 процентка, ә соңгы атнада 41 процентка кимегән», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина шуны да өстәде: мартның агымдагы чорында авыручылар саны 2022 елның февралендә авырулар саныннан 41,7 процентка күбрәк.

Соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның гомуми саны эпидемия чигеннән 45 процентка кимрәк.

«Соңгы атнада Татарстан Республикасында грипп белән авыру очраклары теркәлмәде», — дип сөйләде ТР Баш санитар табибы урынбасары.

Фото: pixabay.com

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев