Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 авыруының 42 очрагы теркәлгән

Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 42 очрагы ачыкланган. Аңа кадәрге тәүлектә 43 авыручы теркәлгән булган. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны күрсәтә.

54 авыруны хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган, ә узган көндә хастаханәләргә 44 кеше китерелгән.

 

2022 елның 8 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 152 891 авыру очрагы рәсми рәвештә расланган. Республиканың 149 447 кешесе сәламәтләнгән, шуларның тугызы соңгы көндә савыккан (моңа кадәрге көн эчендә андыйлар 32 булган).

 

Моннан тыш, узган тәүлектә коронавирустан вафат булган бер кеше рәсми рәвештә теркәлде. Бу очрак төбәктә озак вакыт вафат булучылар күзтелмәүдән соң беренче тапкыр. Шуңа бәйле рәвештә, Covid-19 чиреннән Татарстанда үлүчеләр саны 1996 исәпләнә.

 

Шуның белән бергә, Росстат мәгълүматлары күрсәткәнчә, SARS-CoV-2 аркасындагы үлемнәрнең теркәлгән һәм теркәлми торган саны арасындагы аерма илнең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә.

 

2 июльдән Россиядә битлек режимы, җәмәгать туклана торган урыннарның эшен төнлә тыю һәм башка чикләүләр гамәлдән чыгарылды. 15 июльдән Россия чиген узу белән бәйле чикләүләр бетерелергә тиеш.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев