Россиядә коронавирустан яңа вакциналарны сыный башлаячаклар
"Спутник Лайт" һәм AstraZeneca катнаш препаратлары сынау аша узачак.
Россия территориясендә яңа төр вакциналарны сыный башлаячаклар.
Бу хакта ММЧ яза.
Россиядә COVID-19 катнаш препаратларын сыный башлаячаклар. Үзебезнең илдә җитештерелгән "Спутник лайт" вакцинасының комбинациясен һәм AstraZeneca инглиз-швед фармацевтика оешмасының препаратын тикшерәчәкләр.
Тикшеренүләр инде дүшәмбе көнне үк башланган, бу хакта клиник сынаулар уздыруга рөхсәт бирүче дәүләт реестрында хәбәр ителгән.
Тикшеренү Санкт-Петербургтагы өч медучреждениесендә, шулай ук Мәскәүнең ике медицина оешмасында узачак. Сынауларда 150 пациент катнашачак.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев