Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Россиядә коронавирустан иммунитеты булган кешеләр саны билгеле

Әлеге вирус тиз йога, шуңа күрә авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный.

Россиядә яшәүчеләрнең 20-70 процентында коронавируска каршы иммунитет бар. Бу сан төбәкләргә бәйле. Бу турыда табиб-инфекционист Евгений Тимаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, статистикага коронавирусның раслаган очраклары гына кертелгән.

«Факт буенча төбәккә карап халыкның 20-70 процентында коронавирус инфекциясеннән иммунитет бар, әмма эпидемия процессын контрольдә тоту өчен бу гына җитми», — диде Тимаков «Россия 24» телеканалы эфирында.

Вирус җиңел йогу сәбәпле, авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный, диде эксперт.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/19-02-2021/rossiyad-koronavirustan-immunitety-bulgan-keshel-r-sany-bilgele-5807944

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев