Операцияләр хәзер яңа методика буенча башкарылачак, бу атеросклероз һәм диабетлы пациентларның күбесенә ярдәм итәчәк.
Аякларны ампутацияләү куркынычы янаган пациентларга ярдәм итү өчен яңа җиһазлар Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кисүләрдән башка үткәрелә торган операцияләр хәзер яңа методика буенча башкарылачак, бу атеросклероз һәм диабетлы пациентларның күбесенә ярдәм итәчәк.
Яңа җиһазларны үзләштерергә Санкт-Петербургтан килгән коллегалар булышты, анда яңа методика инде бер ел уңышлы кулланыла.
Быел гына да табиблар кан тамырларын киңәйтү буенча 300гә якын операция ясады, ә яңа методика белән 2022 елда операцияләр саны сизелерлек артачак.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Нет комментариев