Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Һәр өйдә булган кайсы әйбернең шикәр авыруы китереп чыгаруы ихтимал?

Шикәр диабеты аркасында гангрена, инфаркт, депрессия, күз күреме начарлану, импотенция кебек авырулар барлыкка килүе мөмкин.

Йорт җиһазлары, электрон приборлар ясаганда янгынга чыдамлылыкны арттыру өчен кулланыла торган пломбаланган дифенил эфирлар шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Белгечләр балаларга җыенучы тычканнар белән эксперимент ясаган. Аларга йөкле хатынга, имезүче хатынга әйләнә-тирә йогынтысында була торган доза белән пропорцияләрне исәпләп, ПБДЭ белән тәэсир иткәннәр. Нәтиҗәдә, яңа туган буын лактозаны кабул итә алмый, инсулинга сизгерлеге дәрәҗәсе түбән булып туа. Ана тычканнар балаларыннан азрак зыян күрә, тик аларның организмында да үзгәрешләр була.

Гангрена, инфаркт, депрессия, күз күреме начарлану, импотенция — үзара бәйләнеше булмаган кебек авыруларның барысы да шикәр диабеты аркасында килеп чыгуы ихтимал. Кандагы глюкоза күләме акрынлап кына арта барып, куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин.

«Безнең нәтиҗәләр күрсәткәнчә, әйләнә-тирәдәге ПБДЭ кебек химик матдәләр анадан яралгыга күчәргә мөмкин, башлангыч этапта балага шундый йогынты ясалу сәламәтлеккә зыян китерә», — ди белгечләр.

Әлегә кешеләрдә тикшеренүләр уздырмаганнар, ләкин кеше сәламәтлегенә ПБДЭның тискәре йогынтысы фәнни яктан исбатланган, диелә бу хәбәрдә.

Зарарлы тәэсирне чикләү өчен кулларны даими рәвештә юарга, паласларны, йорт җиһазларын һәм башка өслекләрне чистартып торырга кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/13-11-2020/r-yd-bulgan-kaysy-yberne-shik-r-avyruy-kiterep-chygaruy-ihtimal-5784995

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев