Сәламәтлек

Әлмәт шәһәрендә медсанчасть табиблары 70 яшьлек ир-ат гомерен саклап калган

Табиблар аневризманы кисәтү өчен артериаль кан басымын контрольдә тотарга һәм ел саен диспансерлаштыру узарга киңәш итә.

Әлмәт медсанчастенең кабул итү-диагностика бүлегенә Бөгелмәдән 1951 елгы пациентны китерәләр. Медсанчастьтә ашыгыч тәртиптә пациентка компьютер томографиясе ясала, 8 см зурлыктагы зур аневризма раслана.

Пациентка ашыгыч рәвештә аортаның корсак бүлеген эндопротезлау операциясе ясала. Стент-графтны имплантацияләү — ул югары технологияле аз инвазивлы дәвалау ысулы. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Операция уңышлы уза. Пациент өенә чыгарылган, хәзер яшәү урыны буенча табибның амбулатор күзәтүе астында тора.

Медицина ярдәмен күрсәтүнең барлык этапларында: кабул итү-диагностика бүлеге, нур диагностикасы, кан тамырлары хирурглары, рентгенохирург һәм анестезиолог гамәлләре, хезмәткәрләрнең профессиональлеге белән авыруның гомере саклап калынды.

Бөгелмә коллегаларының компетентлыгын һәм оперативлыгын аерым билгеләп үтәсе килә, алар корсак аортасы аневризмасы диагнозы куя һәм пациентны йөрәк-кан тамырлары үзәгенә вакытында җибәрә.

Табиблар аневризманы кисәтү өчен артериаль кан басымын контрольдә тотарга һәм ел саен диспансерлаштыру узарга киңәш итә.

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев