Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирусның дүртенче дулкыны көтелә

Вирус ел ярым яки ике елдан соң гына проблема булудан туктаячак.

Россияне коронавирус инфекциясенең яңа, дүртенче дулкыны көтә. «Лидер медицины» медицина үзәгенең баш табибы, йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков «Беренче канал»дагы «Время покажет» программасы эфирында шулай дип белдерде.

«Бездә коронавирус инфекциясенең өч дулкыны булды инде, тагын булачак. Көзен дә, язын да яңа күтәрелеш көтелә», – дип кисәтте белгеч.

Йогышлы авырулар табибы бәяләвенчә, вирус ел ярым яки ике елдан соң гына проблема булудан туктаячак. «Әмма бу шушы ел ярым – ике елда куркып яшәргә кирәк дигәнне аңлатмый», – дип искәртте ул.

Моннан тыш, Тимаков Россиядә яшәүче 80-90 процент кешенең SARS-CoV-2 коронавирусы белән теге яки бу формада инде контактка керүен әйтте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә 39 миллионга якын кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан инде. Татарстанда 876 меңнән артык кеше ике дозаны да алган.

Фото: pixabay.com/ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/07-09-2021/yogyshly-avyrular-tabiby-rossiyane-koronavirusny-d-rtenche-dulkyny-k-t-5836644

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев