Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Галимнәр чәч коелу белән Covid-19 арасындагы бәйләнешне ачыклаган

Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң дүрт ай узгач та 11 процент кешенең тын кысылу билгеләре кала.

Япония галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә көтелмәгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Аларның сүзләренчә, хастаханәдән дәваланып чыккан кайбер пациентларның чәчләре коела башлаган.

Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң 4 ай узгач та 11 процент кешедә — тын кысылу, 10 процентта — хәлсезлек, 10 процентта — ис тоймау, 4 процентта — ютәл, 2 процентта тәм тоймау билгеләре кала.

Моннан тыш, Covid-19 симптомнары барлыкка килгәннән соң ике ай узгач, хастаханәдән чыккан кайбер пациентлар чәчләре коелуга зарлана башлаган.

Белгечләр сүзләренчә, шул ук симптомнар Эбола яки Денге бизгәге белән авыручыларда да шул ук симптомнар күзәтелгән. Әмма алар чәч коелу стресс кичерүгә дә бәйле булырга мөмкин, дип белдерә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-10-2020/galimn-r-ch-ch-koelu-bel-n-covid-19-arasyndagy-b-yl-neshne-achyklagan-5780681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев