Электрон портал аша табибка язылуга чикләү кертелә
Кешеләр табибка берьюлы берничә тапкыр языла башлаган.
Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйткән.
Ул, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, табибка язылганда халыкның кирәксә дә, кирәкмәсә дә язылуларын чамалап алганнарын әйткән. "Һәр табибның үз расписаниесе бар. Шуңа карап, уңайлы вакытны сайлап, кешеләр бер үк табибка берничә көнгә берьюлы языла башлады. Шул рәвешле, башкаларга язылу мөмкинлеген чиклиләр. Без министрлык белән шул тенденцияне сизеп алдык. Язылган вакытны анализлап, шундый нәтиҗәгә килдек. Якын арада бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертәбез", - дигән министр.
Роман Шәйхетдинов портал сервисын яхшырту буенча халыктан да тәкъдимнәр кабул итүләрен әйткән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173532/
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев