Баулының инфекция госпитале тулы
16 августка булган мәгълүматка караганда, инфекция госпиталендә 35 пациент дәвалана, аларның 21е – авыр хәлдә. Бу хакта атналык киңәшмәдә район үзәк хастаханәсе баш табибе Глеб Алексеев хәбәр итте.
Глеб Алексеев сүзләренә караганда, узган атнада 19 авыру хастаханәгә салынган, 18 кеше чыгарылган, өч пациент вафат булган. Июнь һәм июльдә провизор госпиталендә үлүчеләр булмаган.
Хәзерге вакытта госпитальдәге 19 кеше кислород ярдәмендә сулый, үпкәләре 90 процент зарарланган бер авыру – реанимациядә, бер авыру ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Глеб Алексеев авыр хәлдәге кешеләрнең барысы да вакцина ясатмаган булуын билгеләп үтте.
Узган атнада район үзәк хастаханәсе 185 мең сумга өстәмә 15 кислород баллоны сатып алган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев