Баулыга “ЭпиВакКорона” вакцинасы кайткан
Хәзерге вакытта Баулы районында 2531 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, бу – планның 15,6 проценты. Исегезгә төшерәбез: инфекциягә коллектив иммунитет формалашсын өчен, халыкның кимендә 60 процентын вакциналаштыру зарур.
Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, ковидка каршы прививика ясатуда авыл халкы шәһәрлеләргә караганда активрак. Авылларда 1080 кеше прививка ясаткан (планның 17,5 проценты), ә Баулыда – 1451 кеше ( планның 14 проценты).
Шушы көннәрдә районга вакцинаның 3205 дозалык яңа партиясе кайткан, шул исәптән 60 доза “ЭпиВакКорона” вакцинасы.
Исегезгә төшерәбез: баулылар коронавирус инфекциясенә каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә, авыл фельдшерлык-акушерлык пунктларында, Баулы шәһәренең “Ватан” яшьләр үзәгендә ясата ала. Шулай ук, коллектив вакциналаштыру өчен, медикларны предприятиегә чакырырга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев