Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулы эшмәкәрләре коронавируска каршы вакцина ясата

Бүген Баулының үзәк базарында медицина хезмәткәрләре күмәк вакцинацияләү оештырды. Биредә эшләүче 20 дән артык эшмәкәр ковидка каршы прививка ясатты.

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Эмиль Галимов сөйләвенчә, бу көнне базар территориясендә эшләүче 20дән артык эшмәкәр коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтәргә карар иткән. Базарда барлыгы 70тән артык хезмәткәр эшли.

«Бездә кешеләр күпләп авырый. Шуңа күрә эшмәкәрләр, үзләрен һәм сатып алучыларны куркыныч астына куймас өчен, вакцинация үтәргә карар кылдылар. Алар көн дә клиентларга хезмәт күрсәтәләр, акча белән эшлиләр, – дип сөйләде Эмиль Галимов. – Район халкының тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, күмәк вакцинация үткәрәбез. Коллектив иммунитет булдыра алсак, без бу афәтне тизрәк җиңә алырбыз».

Дилшода Шерназарова базарда өске киемнәр сата. Биредә ул 18 елдан артык эшли.

“Үземнем гаиләмне, сәламәтлегемне, иң мөһиме – сатып алучыларны куркыныч астына куймас өчен, мин бүген прививка ясатырга булдым, – дип сөйләде Дилшода. – Моңа кадәр вакцинация ясатырга микән, юк микән, дип икеләнеп йөрдем. Әнием – медицина хезмәткәре. Ул прививка ясатты, безгә дә киңәш итте. Әни, ясатырга кирәк, файдасы бар, дигәч, мин вакцинация үтәргә булдым”.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев