Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Район газетасы – һәр йортка

Баулы районында 2024 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” басмаларына язылу дәвам итә. Традициягә кергәнчә, редакция хезмәткәрләре район советы бинасында абунә кампаниясе үткәрделәр һәм 12 хезмәткәрне Баулы районы газеталарына яздырдылар.

Абунә кампаниясе агымдагы елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр дәвам итә. Ел саен анда Баулы районы предприятиеләре җитәкчеләре дә катнаша. Алар газетага әти-әниләрен, ветераннарны, укытучыларын яздыра яки үзләре языла.
– Район газетасын яратып укыйбыз, ел саен язылабыз. Безне, иң беренче чиратта, спорт яңалыклары кызыксындыра. Газетада файдалы мәгълүмат шактый. Киләчәктә дә, уңышлы гына эшләп,  безне сөендереп торсын, – дип сөйләде 2нче спорт мәктәбе директоры Илнур Хәйруллин.
– Мин газетаны даими алдырам. Анда күп кенә кызыклы материаллар басыла. Хәзерге югары технологияләр заманында без газета-журналларга еш мөрәҗәгать итмибез. Минемчә, балаларны мәктәптән үк газета белән кызыксындырырга кирәктер. Район газетасы үзенең кече ватанын яраткан бар кеше өчен дә кызыклы булырга тиеш, – ди Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова.  
– Безнең әти-әниләр гомер буе газета алдырдылар. Хәзер бу традицияне без дәвам итәбез. Коллективыбыз район яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсын өчен, эшкә дә яздырабыз, – ди Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов. 
Район газеталарына почта бүлекчәләрендә һәм түбәндәге адрес буенча “Баулы-информ” редакциясе бинасында язылырга була: Баулы шәһәре, Пионер урамы, 9нчы йорт. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50. 
Фото: Булат Минһаҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев