Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулының күркәм гаиләсе – алтын туйлары түрендә

Баулы шәһәрендә яшәүче Равил һәм Әлфия Фәхретдиновларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулган. Бүген аларның алтын туй көннәре. Юбилярларны истәлекле көннәре белән котларга, балалары, якыннары, хезмәттәшләре, күршеләреннән кала, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова да килгән иде.

Хуҗаларның ямьле йортында бәйрәм рухы. Почмак саен – матур чәчәкләр, тәмле бәлеш исе чыккан. Фәхретдиновлар һәр кунакны якты йөз, җылы сүз белән каршы алалар. Ә кунаклар бүген аз түгел, барысы да күркәм гаиләне туй көннәре белән котларга ашыга.

Әлфия һәм Равил Фәхретдиновлар икесе дә Баулы шәһәрендә туып-үскән кешеләр. Бер-берсен күреп, мәхәббәтләре бөреләнгән яшьлек елларын алар бүгенгедәй хәтерлиләр.

“Әлфия белән без 1970 елда таныштык, – ди Равил әфәнде. – Ике ел бик матур гына йөргәннән соң, кавышырга булдык. Әлфия тыныч, акыллы булуы белән җәлеп иткәндер мине, ул бик сабыр. Бик яратып йөрдем мин аны. Әлфияне күрер өчен, буровойдан 25 километрлап җәяү кайта идем йөгереп. “Ватан” клубына көн аралаш кереп кино карап чыксак, күңел була иде. Илле ел илле көн кебек кенә узып киткән. Елларыбыз, Аллага шөкер, күңелле үтте. Балалар акыллы булды”.

“Равил бик тәртипле, игътибарлы кеше иде, – ди Әлфия ханым. – Хәзер яшьләр чәчәк бүләк итми диләр егетләрен, ирләрен. Минем Равил безнең туйга миңа, тунына төреп, тере чәчәк алып кайткан иде, кечкенә генә букет иде ул. Ул вакытта чәчәкләр бик сатмыйлар иде әле. Беренче бала тугач та шулай чәчәк күтәреп кайтты. Икенчесе җәй туды, анда инде чәчәкләр булмады. Миңа аның, иң мөһиме, кешелеклелеге, мин яратып, хөрмәт итеп торуы ошый. Гаилә өчен үлә язып тора торган кеше ул Равил. Чәчәкләрдә генә эш түгел, ярату булсын”.

Еллар үтү белән, бер-берсенә булган ягымлы караш, зур ихтирам һич кенә дә кимемәгән, ә, киресенчә, арта гына бара. Фәрхетдиновлар чын мәгънәсендә мәхәббәтле парлар, аларга карап, сокланып туймаслык.

“Барысы да бер вакыт кына, – ди Әлфия ханым. – Тормыш көткәндә, хатын кызга сабыр булырга кирәк, бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәк”.

“Без һәрвакыт яратышып яшәдек, Аллага шөкер”, – ди Равил әфәнде.

Равил әфәнде бар гомерен нефть өлкәсендә эшләүгә багышлаган, ә Әлфия ханым исә хисапчы булып хезмәт куйган. Шәхси тормышлары хезмәт юллары белән бергә үрелеп барган. Берсеннән-берсе чибәр ике кыз үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырганнар, бүгенге көндә онык-оныкчыкларына сөенеп туя алмыйлар.

Бүген Фәрхетдиновлар Баулының мактаулы гражданнары китабына кул куйдылар. Гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова һәм Илмира Хөснуллина аларга бәйрәмнәре уңаеннан матур теләкләр ирештерделәр.

Тулырак Баулы телевидениесе эфирында карый аласыз.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев