Баулыда узган волейбол турниры нәтиҗәләре билгеле булды
Төп тема

Баулыда узган волейбол турниры нәтиҗәләре билгеле булды

Баулының 2нче спорт мәктәбендә мөхтәсибәтләр командалары арасында көне буе барган волейбол турниры төгәлләнде.

Бүген Баулыда Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяты мөхтәсибәтләре арасында Баулы мөхтәсибәте кубогына волейбол буенча традицион турнир узуын хәбәр иткән идек.http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/baulyda-tatarstanny-alty-mkhtsibte-voleybolchylary-ochrashty
Көне буе дәвам иткән уеннар төгәлләнде, нәтиҗәләр билгеле.
Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов "Баулы-информ"га хәбәр иткәнчә, финал уеннарында беренче һәм икенче урыннар өчен Әлмәт һәм Баулының яшьләр командасы көч сынашкан. Уен 2:1 исәбе белән Әлмәт командасы файдасына төгәлләнгән. Икенче урында — Баулы, өченчедә — Бөгелмә командасы.
Фото: Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге


Нет комментариев