Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Татарстанның алты мөхтәсибәте волейболчылары очрашты

Бүген Баулыда Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяты мөхтәсибәтләре арасында Баулы мөхтәсибәте кубогына волейбол буенча традицион турнир уза.

Ярышлар башланыр алдыннан, спорт залында изге Коръән яңгырады. Күмәкләп дога кылганнан соң, уенчыларны Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Әлмәт имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.

Ринат Хәмидуллин, мондый көч сынашулар бары тик спорт залларында гына булсын иде, дигән теләк белдерде.

Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, волейбол турнирын кабул итеп алганы, аны оешкан төстә үткәрергә  ярдәм иткәне өчен, Баулы районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Сигезенче тапкыр үткәрелә торган волейбол турниры быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлап үткәрелә.

“Ата-бабаларыбыз заманнарыннан бирле халыклар үзгәрсәләр дә, безнең асылыбыз бер – бердәмлек”, – дип сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов “Баулы-информ” редакциясенә.

Һәм ул мөхтәсибәтләр арасында уза торган волейбол турнирының төп максаты – иң көчле волейбол командасын ачыклау түгел, ә төрле мөхтәсибәт вәкилләрен берләштерү булуын ассызыклады.

“Быел без катнашучыларга биш вакыт намаз укуны төп шарт итеп куймадык. Гает намазларына йөргән, үзен мөселман дип таныган бөтен кешенең катнаша алуын әйттек. Командаларда төрле милләт кешеләре бар, алар – ислам динен кабул итеп алган төрле милләтләр. Спорт чаралары сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә төрле милләт вәкилләрен берләштерә дә”, – дип сөйләде Әнвәр хәзрәт Хәмитов “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә.

Турнирда Баулының “Өмет” мәчетеннән ике команда һәм Бөгелмә, Азнакай, Урыссу, Лениногорск, Әлмәт командалары катнаша.

Җирәбә салганнан соң, иң беренче уенда Бөгелмә һәм Азнакай командалары көч сынашты. 25:5 исәбе белән бөгелмәләр җиңде.

Турнир көне буе дәвам итә, нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев