Баулыга шәһәр статусы бирелүгә 25 ел тулу алдыннан, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы турындагы “Баулы. Өзелмидер хәтер җепләре” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Китапны әзерләү эшләре ике ел элек район җитәкчелеге инициативасы белән башланган иде. Басманың тиражы – 500 данә.
Кичәгә килгән кунаклар иң элек Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты фойесында өстәлләргә куелган китаплар белән таныштылар. Анда шәһәрнең һәм райондагы 35 торак пунктның, оешмалар һәм предприятиеләрнең тарихы, шәһәр һәм районга нигез салуга һәм аның үсешенә өлеш керткән кешеләрнең кабатланмас язмышлары урын алган. Басмада бихисап архив фотосурәтләре дә бар. Китапта районның 90 еллык тарихы сурәтләнә. Кичәгә килгән һәр кеше диярлек китапны бик тә мавыгып карады, таныш йөзләрне эзләде.
– Баулы турындагы яңа китапны бик кызыксынып карап чыктым, анда минем туганым – Советлар Союзы Герое Иван Зиновьев – фотосы да бар. Шундый зур эшне башкарып чыккан өчен, Зиновьевлар гаиләсе исеменнән зур рәхмәт белдерәм, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Тамара Цыбина.
Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин кичәдә чыгыш ясаганда билгеләп үткәнчә, китапның тарихы ике ел элек башланган. Тик, ковид чикләүләре аркасында, аны нәшер итү бераз тоткарланган. Китапка материаллар туплауга туган якны өйрәнүчеләр, ветераннар, авыл һәм шәһәр китапханәләре, мәдәният хезмәткәрләре, “Баулы-информ” редакциясе аеруча зур өлеш керткән. Сәхнәдә аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Китапта инде хәзер мәрхүм булган меңләгән кеше исеме язылган. Мин әле бер генә битен карадым – анда 40ка якын терлекче фамилиясе урын алган. Китапны әзерләү буенча беренче тапкыр китапханәдә очрашканда, көндәлек хезмәте белән район оешуга, аның үсешенә өлеш керткән гади кешеләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләшкән идек. Максатка ирешелде, дип уйлыйм. Бу китап – гаҗәеп байлык, аны тиешенчә куллану зарур, – дип сөйләде кичәдә чыгыш ясаганда китап редакциясе коллегиясе әгъзасы, 1990-1991 елларда Баулы районы белән җитәкчелек иткән Ансель Рахманкулов.
Китапның мөхәррире – китап өчен гаять күп мәгълүмат җыйган һәм эшкәрткән Фәридә Зыяровага аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерелде.
– Сүз дә юк, шулкадәрле күләмле эшне райондашларым ярдәменнән башка башкарып чыгу мөмкин булмас иде, – дип сөйләде китапның мөхәррире Фәридә Зыярова. – Китапка мәгълүмат туплауда дистәләрчә кеше катнашты. Мәкаләләр язганда, кайчагында кыенлыкларга да юлыктык. Мәсәлән, кечкенә авыллар турында, анда яшәгән кешеләр, вакыйгалар турында мәгълүмат бирерлек кешеләр табу белән проблемалар булгалады. Шуңа күрә туган авылы, предприятиесе тарихы белән кызыксынучы кешеләрне очратканда, чын күңелемнән сөендем. Кызганычка каршы, бер томда гына барлык предприятиеләр һәм оешмалар, лаеклы кешеләр хакында язып бетереп булмый.
“Баулы. Өзелмидер хәтер җепләре” китабын тәкъдир итү кичәсе бик җылы мохиттә узды.
Һәр баулылы үзенең кече ватаны тарихы белән таныша алсын өчен, китапны шәһәр һәм район авыллары китапханәләренә тарату күздә тотыла.
Фото: А.Идиятуллина
Нет комментариев