Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин истәлекләре
Төп тема

Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин истәлекләре

Быел Баулыга шәһәр статусы бирелүгә 25 ел тула. Шул уңайдан Баулы шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстан республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, нефтьче, хезмәт ветераны Марсель Мөхәммәтшин хакында бәян итәбез.

Марсель Хан улы Саба районында туып үсә. 1959 елда, Казан технологик техникумында укыганда, Баулыга практикага җибәрелә. Укуын тәмамлаганнан соң, янәдән Баулыга килергә уйлый ул. Баулы минем икенче туган ягыма әверелде, ди хезмәт ветераны. Нефть өлкәсен сайлаган Марсель Хан улы Баулыда эшләү дәверендә, үз көче белән бик зур уңышларга ирешә, моны аның күкрәген бизәгән медальләре дәлилли. Шәһәр үсешендә дә аның өлеше зур. Кайчандыр бараклардан торган Баулы бистәсендә эшне биш катлы йортлар салудан башлыйлар.

– Бөтен баракларны ябып, 139 фатирлы йорт салдык, – ди ветеран. – Һади Такташ урамында өч катлы ике-өч йорт бар иде. Муса Җәлил исемендәге клуб салына гына башлаган вакыт. Шул вакытларда “Акчарлак” ашханәсе ачылды. Мин эшли башлаган елларда, Баулыда суны колонкадан алалар иде. 56 колонка бар иде. Мин эшләү дәверендә, бөтен урамнарга су керттем. Чөнки мине, җитәкче булып билгеләнгәч, 1970 елда депутат итеп сайлап куйдылар. Һәрбер урамны экскаватор белән казып, һәрбер йорт янында кое казып, анда винтель куеп киттем мин. Минем бистә халкы өчен иң беренче эшләгән эшем кешене су белән тәэмин итү булды.

Баулыны нефтьчеләр шәһәре дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кара алтын табучылар Баулы үсешендә зур роль уйный.  Ул елдан-ел үсә бара, төрле яңа объектлар сафка бастырыла.

– Ябык бассейн, стадион, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортына янкорма – 500 урынлык концертлар залы төзелде, Октябрь мәйданында фонтан төзеттек, соңрак универсаль зал, боз сарае төзелде. Гоголь урамында фонтан монументы куелды. Үзәк канализацияне дә үзебез эшләдек.

Түбән Баулы өлешен ямьләп торган “Гали” мәчете 1996 елда салынып бетә. Аны төзүдә Марсель Хан улы иң җаваплы эшләрне башкара.

–“Баулынефть” идарәсенә 50 ел тулыр алдыннан, баулыда мәчет төзү бурычы куелды, – ди ул. – Тырыштык, булдырдык. Бер ел эчендә мин алтын куполлы, мрамор баскычлы мәчет төзеп тапшырдым.

Алга таба Баулыны зурайтырга ниятлиләр. Аны төн якка таба киңәйтүне кулай күрәләр.

– Моның өчен, хәзерге “Шифа” кибете янында үзәк котельный салырга туры килде. Калган котельныйларның да куәтләрен ике тапкырга арттырдык, – ди Марсель Хан улы.

Шәһәрне үстерүдә күп көч куйган кешеләрнең берсе Марсель Мөхәммәтшин үзен, мин Баулы  егетемен, ди. Башкарган эшләре, Баулы шәһәренә керткән өлеше белән горурланып яши ул.

– Саба районында тусам да, үземне Баулыныкы дип саныйм. Минем Ватаным, туган илем – Баулы.

83 яшен тутырган тынгысыз хезмәт ветераны бүгенге көндә дә сафта: күңеленә якын эшен дәвам итә, район ветераннары өчен җан атып яши. Ул район ветераннары советының президиум әгъзасы да булып тора.

Автор фотосурәте


Нет комментариев