Баулы редакциясе үз абунәчеләренә витаминлы бүләк тарата
Төп тема

Баулы редакциясе үз абунәчеләренә витаминлы бүләк тарата

Һәр җомга көнне “Хезмәткә дан” редакциясе хезмәткәрләре газетага язылучыларга тәмле, кирәкле, иң мөһиме витаминлы яшелчәләр өләшә. Узган атнаны суган, ә бу атнаны язылучыларны кәбестә белән сөендерде.

Бу атнаны 2023 елның беренче яртыеллыгына район газеталарына язылган кешеләргә кәбестә бүләк итте. Бүген берничә кеше газетага язылып, кулларына көтелмәгән бүләк алды. Шундыйларның берсе баулылы Зинфирә Тимаева.  Ул район газетасына озак еллар языла.

– Район газетасын бик көтеп алып, яратып укып барам, – ди ул. – Аның һәрбер саны минем өчен кызыклы. Бигрәк тә авыл хуҗалыгына кагылышлы хәбәрләрне укырга яратам. Газетада һәр өлкәгә кагылышлы хәбәрне күрергә мөмкин, миңа газетабыз бик ошый, мин канәгать.

Киләсе атнада да абунәчеләрне кызыклы бүләкләр көтә. Язылырга онытмагыз, ашыгыгыз!

Фото: Айгөл Хөсәенова


Нет комментариев